ТҮБӘН КАМА - 60: шинчылардан шигъри котлау Йөк шиналары заводы хезмәткәре Әлфия Сибгатуллина шәһәрнең юбилеена багышлап язган "Ак калам" шигырен укый.
Информационный канал
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 438 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 105 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
ЙОМГАК: Татарстан командасы беренче бишлеккә керде Август башында Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округы предприятиеләрендә эшләүче яшьләрнең «МолоТ» проекты финалы узды. Анда округның 14 төбәге катнашты. Татарстан җыелма командасы 4нче урында. Республиканың җыелма командасы составына Әлмәт, Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән сигез предприятие вәкиле керде. Түбән Кама данын яклаучылар арасында шина комплексыннан Таһировлар гаиләсе дә бар. Ләйсән “Шинник” социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү” җәмгыятендә, Илназ НКШда эшли. Алар кызлары Диләрә белән гаилә эстафетасында чыгыш ясады. Ярышлар 15 дисциплина буенча узган. 🏆 Безнең команда берничәсендә призлы урын яулады: 🥇 –5 километрга йөгерү 🥇 – «Марш-бросок» хәрби-спорт эстафетасы 🥈 – җиңел атлетика эстафетасы 🥉– КВИЗ интеллектуаль турниры 👏 Федераль округ дәрәҗәсендә Татарстан командасы составында чыгыш ясаган коллегаларыбыз белән горурланабыз! #KAMATYRES #Татарстанкомандасы #МолотПФО #КТгаиләдинастиясе
ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН Кем нәрсә тели, шуны ишетә Бер шәһәрдә таныш ике ир очрашкан. Урам тулы машина, бер якта музыкантлар җыр суза... Кинәт берсе: – Берәү дога кыла, – ди. – Ялгышасыңдыр: шундый көчле тавыш астында ничек ишетелсен? – дип аңа танышы. Янәшәдәге йортка күз салсалар, аның ачык тәрәзәсе янында ир-ат намаз укый икән. – Колакларың гадәти түгелдер синең. – Хикмәт колакларда түгел – йөрәктә. Кем нәрсә тели, шуны ишетә. Шуннан соң, кесәсеннән берничә тимер акча алып, юлга ыргыта. Янындагы танышы, асфальтка чылтырап төшкән акча тавышын ишетеп, акчасы төшмәдеме икән дип, кесәсен капшый башлый. Моны күргәч, икенчесе: “Минем хаклыкка ышандыңмы инде: син дә шундый тавыш арасыннан акчаның асфальтка төшкәнен ишеттең?” – ди. ☘Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы була. Кеше кайсысын күрергә тели, шунысына игътибар бирә. Бу кешесең әхлагы, нинди тәрбич алуы, шулай ук ислам кануннарын аңлау дәрәҗәсенә дә бәйле. Әйтик, яңгыр яуганда берәү: “Кәефем төште”, – дип зарлана, икенчесе: “Җир суга туена”, – дип сөенә. Аллаһ афәтләр бирмәсен, сәламәтлектән аермасын, дип, сабырлык күрсәтик, кечкенә генә шатлыкка да сөеник, кайгыны сабырлык белән күтәрик. 🤲 Алсу Исмәгыйлева- Әхмәтзакирова сәхифәсеннән.